Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 10 ноябре, җомга

«Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: 10 ноябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 метр һәм аннан да азрак күрү начарлануы белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешне исәпкә алып, куркынычлар арта:

- республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле гадәттән тыш хәлләр;

- елга (кече үлчәмле судноларда) һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр, һава шартлары республика территориясендә аэропортларның эшен шактый чикләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International