Сәхнәгә август аенда Болгарияда булып кайткан Альбина Минголова җитәкчелегендәге "Ялкын" ансамбле чыкты. Без дә I урынны яулаган музыкаль әсәрне тыңлап хозурландык. Ансамбльдә уйнаучы Элина Нуртдинова, Резеда Фәрхетдинова да үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар. Баянчы Реналь Лотфуллин ансамбльдән тыш чыгыш ясап та беренче урынга лаек булган. Дүртенче курс студенты Гөлназ Шиһапова һәм быел беренче курста укучы Никита Мартынычев вокал буенча I нче урынны яулаган. Андрей Спиридонов белән Илнур Булатовның баян дуэты жюри тарафыннан аерым билгеләп үтелгән. Бәйгеләрдә катнашкан яшь укытучылар мондый чараларның югарырык максатлар куеп эшләргә этәргеч бирүен, уздырылган мастер-класслардан күп нәрсә алулары турында сөйләделәр.
Соңрак сүз музыкаль студиягә йөрүче Роберт Низамов һәм Дамир Нуретдиновка бирелде, алар "Лето в обзоре" бәйге - башкарып лауреат булганар. Очрашу музыка көллиятенең яшь аккордеончылар ансамбле чыгышы белән тәмамланды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Еремеев җитәкчелегендәге әлеге коллектив "Тико-тико" композициясе белән I урынны яулаган. Ансамбльдәге бердәнбер кыз - Мария Тугушева Гран-прига,аккордеончылар - Нәфис Фәттахов, Раил Гиниятуллин, Александр Дыренков, Олег Жупило - I урын, Павел Волосатов, Роман Туманов һәм Тимур Максутов - II урынга лаек булган. Алар чын талант ияләре, моңа лаек. Испаниянең кунакчыл урыннары, искиткеч табигате дә артистларыбызда матур тәэсирләр калдырган.
Очрашу ахырында музыка көллиятенең директор урынбасары Гөлнур Сахапова чит илдәге бәйгеләрне оештыручылардан килгән Рәхмәт хатларын яшь талантларны әзерләгән, мәсьәләләрне хәл иткән җитәкчеләргә, 1 һәм 2 санлы музыка мәктәбе директорларына тапшырды.