Озакламый Объездная урамы үзенең яңа исемен алачак

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

«Риза Фәхретдин урамыннан алып Объездной трактына кадәрге участокта Объездная урамының исемен үзгәртү турында тәкъдимнәр җыю ачылды», - дип хәбәр итте бүген туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов.

Күп кенә шәһәр халкы һәм кунаклары Объездная урамын объезд тракты белән бутыйлар, шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең бу мөһим артериясен үзгәртергә карар ителде. Исемен үзгәртү шулай ук шәһәр үсеше, «Экополис» торак комплексы төзелеше һәм янәшәдәге территорияләрне үстерү буенча киләчәк планнар белән бәйле.

«Объездная урамы Шевченко, Ленин һәм Совет урамы кебек үк әһәмиятле», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Урамның яңа исеме буенча үз тәкъдимнәрегезне Телеграммдагы бу язмага аңлатмаларда калдыра аласыз. Үз фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегез белән уртаклашыгыз без барлык әлмәтлеләрне дә бу процесста актив катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International