Милли матбугатның киләчәген югары әзерлекле кадрлар билгели

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Журналистика – җәмгыятьне алга этәрүче көч. Юкка гына массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибарга алынмаган вакыйга үткәрелгән булып саналмый. Телевидение, радио, газета-журнал, рәсми сайтлардагы мәгълүматның үз вакытында халыкка барып ирешүе, беренче чиратта, әлеге тармакта хезмәт куючыларның профессиональлегенә бәйле. 10 сентябрь көнне Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге президиумының күчмә утырышы нәкъ менә әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә багышланды. Чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, КДУ татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, "Татмедиа" ААҖ нең милли басмалар белән эшләү бүлеге баш белгече Гөлнара Сабирова, танылган каләм ияләре, газета редакторлары катнашты.

Пленар утырыш бүгенге милли басмаларга хас булган бертөрлелек, заман куйган таләпләрдән артта калу, искечә эшләү гадәтләреннән арынырга теләмәү белән бәйле проблемаларны хәл итүгә багышланды.

Редакцияләргә яшьләрнең аз килүе, яңа технологияләрне үзләштерергә теләмәү, язмаларда аналитиканың сай булуы, халыкка кирәкле мәгълүматның соңарып барып ирешүе - милли басмаларга хас җитешсезлекләрнең кайберләре, дип саный "Татмедиа" ААҖнең баш белгече Гөлнара Ильясовна.

- Коллективка яшьләрне генә тупларга кирәкми, буыннар арасында бәйләнеш булырга тиеш. Үз тәҗрибәләрен яшьләргә өйрәтерлек остазларыбыз күп безнең, - дип әлеге уңайдан үзенең фикерләре белән уртаклашты "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров. Ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, беренче курстан башлап студентларны практикага алуларын, газета стиленә туры китереп яза алырлык журналистларны сайлап алуда әлеге алымның отышлы булуына басым ясады.

Васил Гарифуллин ассызыклаганча, яхшы белгеч булыр өчен бүгенге журналист һәрвакыт квалификациясен күтәрергә, заман ритмы белән бергә яшәргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, милли журналистика бүлегендә белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел кими бара. Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең 2,5 ел укып, квалификацияләрен күтәрү, магистр дәрәҗәсе алу мөмкинлеге бар.

"Бугульминская газета" редакторы Владимир Изергин һәм башка редакторлар җирле матбугат чараларын белгечләр белән тәэмин итүдә уку йорты һәм редакция арасында контракт төзеп, үз туган ягында эшкә урнашуны гарантияләү турындагы максатчан программа булдырырга кирәклегенә басым ясадылар. Мондый эшчәнлек республиканың һәрбер районында тормышка ашырылганда гына нәтиҗәле булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, журналистлар Союзы президиумы рәисе Римма Ратникова әлеге уңайдан баш мөхәррирләр белән Казан дәүләт университетының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль фәннәр институты базасында ел саен очрашулар уздырырга кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, студентларны практика үтү өчен район газеталарына җибәрүне киредән гамәләгә кертергә кирәк. Бу милли басмалардагы кадрлар, аларның квалификациясен арттыру проблемасын өлешчә булса да хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Римма Атласовна билгеләп узганча, республикада милли басмаларга ярдәм итү өчен күп төрле чаралар күрелә. Бюджеттан ел саен саллы гына средстволар бүленә, грант проектлары гамәлгә куела, абруйлы бәйге һәм фестивальләр уздырыла. "Кадрлар мәсьәләсен, беренче чиратта, журналистларның үз активлыкларын арттырып кына хәл итеп булачак,- дип саный ул.

Дәүләт Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче белгеч татар журналистларының бүгенге көн өчен актуаль булган мәсьәләләрне соңга калып яктыртулары, оператив булмауларын әйтте.

Пленар утырышта профессиональ журналистларның хезмәт хакын арттыру, подписка ясаудагы кыенлыклар, газета- журналларның үз вакытында таралмавы хакында да сүз булды.

Журналистлар шундый халык, кайда гына булса да үз фикерен белдермичә кала алмый. Дискуссияләр һәм бәхәсләр белән үрелеп барган пленар утырышта журналистларны борчыган барлык проблемаларны да хәл итеп бетерү мөмкин түгел,әлбәттә. Мондый чаралар киләчәктә дә оештырылыр, дигән өметтә калабыз.

Төштән соң журналистлар Россия һәм Татарстанның халык артистлары, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанованың туган авылы Ташлыяр булган урынга мемориаль такта кую тантанасында катнаштылар.

Ландыш ЗАРИПОВА
Әлмәт-Азнакай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International