10 ноябрьгә кадәр Әлмәт халкы шәһәрнең мәдәни коды темасына онлайн-сораштыру узарга мөмкин. Шәһәрлеләрдән алынган җаваплар Әлмәтнең тотрыклы үсеше концепциясен булдырганда кулланылачак. Сораштыруны https://forms.yandex.ru/cloud/6543a3cd73cee76847573720/ сылтамасы буенча теләгән һәркем уза ала.
Онлайн-интервьюда шәһәр халкы, аларның фикеренчә, Әлмәтнең уникальлеге нәрсә һәм шәһәр башкалардан нәрсә белән аерылып тора, дип сөйли алачак. Шулай ук сораштыруда катнашучылар шәһәрнең образлары һәм рухы, мөһим вакыйгалар һәм күренекле шәһәр кешеләре турында уйлана алачак.
Сораштыру нәтиҗәсендә алынган барлык мәгълүмат тикшеренүләр һәм анализлар өчен генә кулланылачак һәм конфиденциаль булып калачак. Әгәр онлайн интервью кызыклы килеп чыкса, автор ризалыгы белән ул шәһәр матбугатында басылырга мөмкин.