Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Конституция кабул ителү белән безнең республика тарихында яңа бит ачылды. Мөһим сәяси һәм икътисади үзгәртеп корулар законлаштырыла, җәмгыятьне һәм дәүләтне алга таба реформалаштыру юллары билгеләнә, тормышның яңа нормалары һәм принциплары билгеләнә.
Конституция республиканың алга таба үсешенең нигезе булып тора. Төп закон ярдәмендә хуҗалык потенциалын саклау, тотрыклы икътисади үсешкә ирешү, мөһим социаль программаларны үтәү курсы гамәлгә ашырыла.
Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, газлаштыру һәм юллар салу объектларын төзү өлкәсендә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешелгән.
Патриотизм, гражданлык җаваплылыгы аздан башлана: үз Республикасы, үз иле Конституциясен хөрмәт итү, аларда салынган нормаларны үтәү, туганнары һәм якыннары, якташлары, үз районы турында кайгырту.
Әлмәт районында яшәүчеләрне безнең өчен мөһим булган бу бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм бәхет, Туган Татарстан файдасына яңа казанышлар телим!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов