ТР рәисе Татарстаннан килгән МХОдә катнашучыларга 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указга кул куйды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан килгән МХОдә катнашучыларга 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указга кул куйды. Тиешле документ ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында куелган.

2023 елның 31 августыннан соң ТР хәрби комиссариатларында яки республикада дислокацияләнгән хәрби частьләрдә контракт төзегән мобилизацияләнгәннәргә дә, контрактчыларга да түләү каралган.

Указ агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International