18 октябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин эш визиты белән Әлмәткә килде. Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров аны районның сәламәтлек саклау объектларында озатып йөрделәр.
Башта делегация Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенә килә. Бала тудыру йорты бинасын караганнан соң, коллектив һәм баш табиб Алмаз Алиуллин белән очрашу булды. Катнашучылар шәһәрдә сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшен яхшыртуга кагылышлы мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Марсель Миңнуллин шулай ук шәһәр бала тудыру йортында медицина хезмәте алган һәм учреждение эше буенча үз фикерләре белән уртаклашкан хатын-кызлар белән очрашты. Килгән шикаятьләр буенча чаралар күреләчәк.
Аннары алар республиканың көньяк-көнчыгышындагы 11 район хезмәт күрсәтү зонасы булган Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә булдылар.
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә министр масштаблы капиталь ремонт барышы һәм яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше белән танышты.
Аерым торган яңа корпус заманча стандартларга туры китереп төзелә, анда 4 мең кв.метр мәйданлы өч кат булачак.
Махсус кабул итү-диагностика бүлегенең функционалы 2 инфекцион бокс, 3 күзәтү залы, магнит-резонанс томографиясе, компьютер томографиясе, ультратавыш һәм эндоскопия диагностикасы кабинетлары, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен рентген кабинеты, 14 урынлык 3 реанимация залы булган анестезиология һәм реанимация бүлеге, 3 операция залы булган операция блогы, шул исәптән рентгенологик җайланмалы гибрид зал булуны күздә тота.
Хастаханәнең баш табибы Вера Головина сүзләренчә, капиталь ремонт барлык дәвалау учреждениесенең диагностика хезмәтләрен бер бүлектә тупларга мөмкинлек бирәчәк, ресурсларны нәтиҗәлерәк куллану һәм медицина диагностикасының сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру өчен, шул исәптән кыска вакытлы табиб күзәтүен таләп итүче процедуралар да. Министр шулай ук поликлиниканың гамәлдәге өлешен һәм район хастаханәсенең стационарын карады.