2023 елның 16 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «ТОННЕЛЬ» машина йөртүчеләрен массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 163 шофер тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән: йөртү таныклыгы булмаган - 1; куркынычсызлык каешы бәйләнмәгән - 7 һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу - 3.