Әлмәттә «Такси» профилактика чарасы башланды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстанда «Такси» операциясе башланды, ул җиңел таксида пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозуны кисәтүгә, шулай ук әлеге категориядәге транспорт пассажирларын йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге төп таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән.

Автоинспекторларның аерым игътибары чит ил йөртүчеләренең хезмәт эшчәнлеген законлы башкаруына, аларның миграция законнарын үтәвенә, шулай ук йөртүчеләрне рейска кадәр медицина тикшерүе үткәрү һәм автомобильләрнең техник торышын рейска кадәр контрольдә тоту таләпләрен үтәүгә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International