Район өмәсе

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

Кичә шәһәрнең 5 территориясендә өмә узды, анда 200дән артык кеше һәм 20 берәмлек техника катнашты.

Җыештыруда Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, «Татнефть» ААҖнең структур бүлекчәләре, идарәче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, ТОС һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Гомумән алганда, каты көнкүреш калдыклары полигонына 108 куб.метрдан артык чүп чыгарылган.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт! Бүген безнең шәһәр сезнең көч белән чистарак һәм уңайлырак булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International