Әлмәттә фиджитал спорт буенча ярышлар узачак

2023 елның 14 октябре, шимбә

3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее мәйданчыгында «Phygital Almet» ярышлары узачак.

Ике көн дәвамында катнашучылар 6 дисциплинада ярышачаклар, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора:

1. Фиджитал-футбол - Мини-футбол һәм FIFA 24;

2. Фиджитал-баскетбол - Баскетбол 3х3 һәм NBA;

3. Фиджитал - стратегия - Лазертаг һәм Dota 2;

4. Фиджитал-ярыш - Ярышлар һәм Assetto Corsa;

5. Фиджитал-көрәш - Корәш һәм Mortal Kombat 1;

6. Ритм-симулятор - Just Dance (өстәмә дисциплина)

Ярышларда Әлмәт шәһәре укучылары һәм студентлары катнаша ала. Гаризалар чараның сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Теркәлү 18 октябрьдән соң башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International