Әлмәтлеләрне «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф акциясенә кушылырга чакыралар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе 13 октябрьдә башлана һәм өч көн дәвам итәчәк. Бу үз грамоталылыгыңны тикшерү, сүзлек запасын баету һәм татар теленең кызыклы аспектлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.

Әлмәт районы буенча акцияне оештыручылар-Башкарма комитет, мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге.

Диктантны шәһәрнең һәм районның барлык 63 белем бирү учреждениесендә, шулай ук урта һәм югары уку йортларында язачаклар.

Татар интеллигенциясе вәкилләрен Әлмәт шәһәре, Ринат Галиев урамы, 20нче бина адресы буенча урнашкан «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясендә белем бирү акциясендә катнашырга чакырабыз. Муниципаль хезмәткәрләр һәм хакимият органнары хезмәткәрләре Әлмәт районы башкарма комитеты бинасында диктант язачак.

«Татарча диктант» «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляцияләнә. Башлану вакыты - 13:00 сәгатьтә.

Узган елны диктантны Россиянең 31 илендә һәм 74 төбәгендә яшәүче татарлар язган. Җиде ел эчендә бөтен дөнья буенча миллионга якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International