Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан «РемСервис-Транспорт» АТЦда хезмәткәрләр белән аңлату эшләре үткәрелде.
Очрашу кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик әңгәмә үткәрделәр. Хезмәткәрләргә агымдагы елда һәлак булучылар һәм яраланучылар саны, әлеге һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында аналитик мәгълүматлар җиткерелде.
Машина йөртүчеләргә 2023 елның 9 ае өчен юл-транспорт һәлакәтләре буенча статистика бирелде.
Чара ахырында видеофильм күрсәтелде.