Әлмәттә STEAM системасы буенча балаларны юл кагыйдәләренә ничек өйрәтергә икәнен күрсәттеләр.
Шәһәрдә Татарстанның ун районыннан килгән педагоглар өчен семинар-практикум узды. Катнашучылар балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнгәндә кулланыла торган заманча алымнар белән таныштылар.
STEAM системасы фән, технология, инженерлык һәм математиканы берләштерә. Барысы да бара: робототехникадан алып хәрәкәтчән уеннарга кадәр.
Семинарда 50 кеше катнашты. Яңа методиканы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, тормыш иминлеге фәнни үзәге белгечләре һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре югары бәяләде.