Бүген, 10 октябрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы туган көнен котлаудан башланды:
Туган көнен «Үсеш департаменты» МАУ директоры урынбасары Егор Шишов билгеләп үтә. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча «Үсеш департаменты» МАУ директоры вазифасына Кирилл Сафонов билгеләнә.
Киңәшмәне ачып, район башлыгы Тимур Нагуманов узган атнага йомгак ясады, алар арасында Халыкара өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Әлмәт татар дәүләт драма театрында 79 нчы сезон ачылышы.
Шулай ук район башлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган социаль газлаштыру федераль программасы кысаларында җылытуны эшләтеп җибәрү һәм газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшен көчәйтү мәсьәләләрен билгеләп үтте.
Планеркадагы төп докладны Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина тәкъдим итте. Үз докладында ул 2023 елның 9 аенда муниципаль районның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында сөйләде.
Совет Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айнур Исхаков планерка йомгагында алдагы атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.