Бүген Казанда "2022 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәткәре" еллык конкурс йомгаклары буенча бүләкләү тантанасында Әлмәт вәкилләре лаеклы билгеләнде!
Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина "Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.
Шулай ук Без Әлмәт муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллинаны лаеклы дипломант исеме белән котларга телибез.
Сезнең тырышлыгыгыз, профессионализмыгыз һәм тугрылыгыгыз танылуга һәм мактаулы бүләккә лаек булды.
Котлыйбыз һәм яңа түбәләрне яулауны дәвам итәргә телибез! Сезгә уңышлар һәм яңа җиңүләр! Без барыбыз да Сезнең белән горурланабыз!