Бүген, 1 октябрьдә, Без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Районыбызда 46 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши һәм бу көнне без сезгә, хөрмәтле өлкән буын әлмәтлеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән котлауларыбызны җиткерергә телибез!
Сезнең җәмгыять үсешенә керткән өлешегез, киләсе буыннарны тәрбияләү һәм якыннарыгызга ярдәм итү-безнең барыбыз өчен дә чын үрнәк.
Сезне өлкәннәр көне белән котлыйбыз һәм сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек телибез. Бүген сезнең бәйрәм һәм бу көнне якыннарыгыз сезгә үз игътибарларын, җылы елмаюларын һәм күңелле бүләкләрен, юмарт кочакларын һәм эчкерсез теләкләрен бирсеннәр.