Татарстанлылар өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең көзге сессиясендә катнаша алалар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бу сезонга яңа лекцияләр әзерләнгән. Иң кирәкле темалар арасында-акчасыз түләүләрне куркынычсыз куллану. Тыңлаучылар ТКХ хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләргә, банк кушымтасында һәм башка уңайлы онлайн-сервисларда күчерүләр ясарга өйрәнәчәк.

Программага элеккеге сессияләрдән традицион дәресләр дә кертелгән. Россия Банкы лекорлары актуаль мошенниклык схемалары һәм алардан ничек сакланырга, банк кертемнәрен сайлаганда хаталар булмасын өчен нәрсә белергә һәм шәхси финанс планын ничек дөрес алып барырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Мондый дәресләр олы яшьтәге кешеләргә файдалы күнекмәләр булдырырга һәм финанс белән бәйле төрле ситуацияләрдә үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәк.

Барлыгы 174 вебинар планлаштырылган, алар вакытында катнашучыларның туры эфирда белгечләргә сораулар бирү мөмкинлеге булачак.

Дәресләр расписаниесе, тоташу өчен инструкцияләр һәм башка методик материаллар проект сайтында pensionfg.ru урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International