Шимбә көнне, 30 сентябрьдә, 7:30 сәгатьтә Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Ит, колбаса, сыр, бал, ярма, шикәр, хәләл продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, җирле җитештерүчеләрдән сөт сатып алырга мөмкин булачак. ⠀
Барлык теләүчеләрне көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз!
Уздыру урыны: «Спортмастер» кибете каршындагы территория (Ленин урамы, 128).