Әлмәт районында «Безнең ишегалды – яхшы күршеләр» проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Бу юлы бәйрәм чаралары Рус Акташы авылында узды.
Традиция буенча йортларда яшәүчеләр өчен бай бәйрәм программасы әзерләнгән. Чара кысаларында конкурслар һәм мастер-класслар, шәһәрнең музыкаль коллективлары чыгышлары узды, шулай ук ишегалдының иң кечкенә кешеләре өчен уен мәйданчыклары эшләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Раисының «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның төзелеш сезонында Әлмәт районында 41 ишегалды төзекләндерелгән.