Торак- коммуналь хуҗалыкта хезмәт куючылар Сабан туе уздырды

2013 елның 7 сентябре, шимбә
Бүген, 7 сентябрь көнне, кече мәйданда торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт куючыларның Сабан туе булып узды. Бу өлкә иң катлаулы, мәшәкатьле, төрле юнәлештәге предприятиеләрнең бердәм эшләвен таләп итүче тармак булып калуын дәвам итә. Алар өчен ел әйләнәсе урак өсте, чөнки утсыз, сусыз, чүп түкмичә бер көн дә торып булмый. Шулай да,эшләнгән эшләргә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларын билгеләү зарур.

Кече мәйданда олы бәйрәм. Һәрбер предприятиенең үз урыны билгеләнгән. Күргәзмәләрдә алып барылган эшчәнлек төреннән тыш төрле темаларга багышланган кызыклы экспонатлар, эш киемнәре урын алган. Балаларның торак- коммуналь хуҗалык темасына багышлап ясалган рәсемнәре, эшләнмәләре дә күпләрдә кызыксыну уятты.

Бәйрәмгә җыелучыларны сәламләргә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов килгән иде. Марат Нилевич билгеләп узганча, халыкка күрсәтелгән торак- коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, әлеге тармактагыларның профессионализмына һәм тотрыклылыгына бәйле. “Бүгенге көндә сезнең ярдәм белән торак йортларның, социаль объектларның җылылык системалары тулысынча юдыртылып, әзерләп куелды. Инде аварияләрсез , уңышлы гына эшләсәк иде. Агымдагы елда 30 торак йортка 267, 5млн сумлык капиталь ремонт ясалды. Юбилей чаралары кысаларында ишек алды мәйданнары һәм юлларны ремонтлауга республика бюджетыннан 50 млн сум бүлеп бирелде.Эшегез җиңел түгел, бөтен көчегезне халыкка хезмәт күрсәтүгә бирәсез. Чиста шәһәр, ишегаллары, республика һәм Россия күләмендә иң төзек кала булып танылу – сезнең тырышлык нәтиҗәсе”, – диде ул үзенең чыгышында.

Аннары бәйрәм чарасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Торак- коммуналь хуҗалыкта озак еллар хезмәт иткән ветераннарга “ Әлмәтнең 60 еллыгы” исемендәге юбилей билгеләре тапшырылды. Әлеге бүләккә беренчеләрдән булып лаек булган “Әлмәт – Водоканал” ААҖ элеккеге директоры Виктор Кадомцев, өлкәннәрне онытмыйча шушындый бәйрәмнәргә чакырганнары өчен рәхмәт әйтте, халыктан килгән хатлар, үтенечләргә җаваплар кәгазьләрдә генә калмыйча, оператив төстә тормышта хәл ителсен иде, шуңарга омтылыгыз дигән теләкләрен белдерде.

Хезмәт алдынгыларына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталарын, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков тапшырды.

Тармакта озак еллар эшләүчеләр, һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр, күп балалы гаиләләр, спорт ярышларында актив катнашучылар да игътибар үзәгендә булды. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров бүләкләде.

Күргәзмәләр белән танышканнан соң, балалар да, өлкәннәр дә спорт ярышларында катнашты. Үзешчәннәр Сабантуй кунаклары өчен иң матур чыгышларын тәкъдим итте.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International