Кичә Әлмәттә елның иң музыкаль йөгереше узды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

"Татнефть Әлмәт ярыммарафоны 2023" кичә безнең шәһәрдә узды. Ярышларда илебезнең төрле шәһәрләреннән 1000нән артык кеше катнашты.

Бәйрәмдә махсус кунаклар арасында Россиядә урам футбол хәрәкәтенә нигез салучылар Жан-Пьер-Папен (Денис Попков) һәм Bizex (Иван Сапрыкин) катнашты.

Ярыммарафонда катнашучыларны 3, 10, 21,1 км дистанция һәм 75 музыкаль ярдәм ноктасы көтә. Җанатарларның активлыгы аркасында спортчылар дистанцияне искиткеч тизлек белән үттеләр.

10 км дистанциядә җиңүчеләр: Игорь Головкин 00:33:13 Камила Шәмсетдинова 00:38:21

21,1 км дистанциядә җиңүчеләр арасында: Роман Евграфов 01:15:24 Альбина Бадертдинова 01:35: 50

Альбина Бадертдинованың Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 1нче номерлы поликлиникасында табиб-терапевт булуын билгеләп үтәсе килә.

Спортчыларның ихтыяр көче һәм чыдамлыгы, һичшиксез, гаҗәпләндерә. Барыгызны да тагын бер тапкыр котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International