Әлмәтлеләрне юлның вакытлыча ябылуы турында кисәтәләр

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Төзүчеләр проспекты, 70А йорты адресы буенча урнашкан «Алсу» микрорайонындагы, анда торак булмаган биналар урнаштырылган, күп катлы торак йорт» объектында тышкы су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен төзү буенча эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә 2023 елның 11 сентябрендә 8.00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы, Төзүчеләр проспектындагы 68 нче йорттан 70А йортына кадәр квартал эчендәге юлда транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак.

Эшләр башкару участогы ябылган чорда, урау юллар квартал эчендәге юллар һәм Төзүчеләр проспекты буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International