Мобилизация буенча хәрби хезмәтне тәмамлаган гражданнарга кайтканнан соң өч көн эчендә эш бирүче белән хезмәт килешүен яңартырга кирәк.
2022 елның октябрендә РФ Хезмәт кодексында үзгәрешләр үз көченә керде, алар мобилизацияләнгән гражданнар, ирекле хезмәткәрләр һәм контрактчылар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләде. Яңа кагыйдәләр буенча:
«Килешү граждан эшкә кайткан көнне дәвам итә, бу хакта ул җитәкчелеккә өч эш көнендә хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен дә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Әгәр вакытлыча эшкә яраксызлык башланганда кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаса, аның Электрон эшкә яраксызлык кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт ТР Социаль фонды бүлекчәсенең контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).
ТР буенча СФР бүлекчәсенең контакт-үзәге 8-800-1-00000-1
КҮнең кайнар линия телефоны 074
Белешмәләр өчен телефон 32-18-12, 32-18-15