Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә табигый ресурсларны һәм экологик тотрыклылыкны саклауга юнәлдерелгән яшел утыртмаларны инвентаризацияләү буенча экологик проект гамәлгә ашырыла.
Агачларны инвентаризацияләү безнең шәһәрдә агачларның саны һәм торышы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәгълүмат әйләнә-тирә мохитне саклау программаларын эшләү һәм тормышка ашыру, шулай ук безнең экосистема өчен потенциаль проблемаларны һәм куркынычларны ачыклау өчен файдалы булачак.
Инвентаризация үткәрү өчен безгә бу проектта катнашырга әзер гражданнар кирәк.
Без өйрәнүне оештырырга һәм эшне башкару өчен кирәкле җиһазлар бирергә әзер.
Проектта катнашу башкарылган эш өчен матди бүләкләүне күздә тота. Кызыксынучылар Әлмәт шәһәре, Әминов ур., 9а йорт, каб. 1 адресы буенча МБУ «Экологии и төзекләндерү департаменты» МБуна тулы мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә ала. (белешмәләр өчен тел.8-8553-33-46-13).