«Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы кысаларында «Жар-птица» 6нчы балалар бакчасында - бала үсеше үзәге МБДОУда «Автомобильдә баланың иминлеге» акциясе узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә ата-аналарга буклетлар, белешмәләр тараттылар, өлкәннәрне балаларга карата кайгыртучан булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, балаларны автомобиль салонында йөрткәндә һәрвакыт куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын кулланырга өндәделәр.
Чөнки баланың тормышы бик кыйммәтле һәм һәр ата-ана моның белән ризалашачак.