«Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы кысаларында 24 нче компенсацияләү төрендәге «Кук чэчэк» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кызыклы һәм танып белү әңгәмәсе узды.
Балаларда юлда дөрес тәртип, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту өчен Фирая Фирдәвес кызы балалар белән тәрбия әңгәмәсе - уен үткәрде. Бу процесста балалар урамнарда һәм юлларда дөрес тәртип турында белемнәрен күрсәттеләр. Фирая Юнысова балаларга яктылык кайтаручы элементлар куллану, велоэкипировка, юл аша үткәндә куркынычсыз тәртип кирәклеген искәртте, шулай ук юл-патруль хезмәте эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. «САКЛА» порталыннан куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында мультфильм карадык һәм фикер алыштык.