Агымдагы елның 7 аенда Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле автобус йөртүчеләре тарафыннан 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше яраланган.
Автобус йөртүчеләре тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау максатыннан 2023 елның 24 августынан 3 сентябренә кадәр «Автобус» профилактик чарасы үткәрелә.
Автобусларның техник торышына, юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт алуны раслаучы гамәлдәге диагностик картаның булуына, пассажирлар йөртү өчен лицензиянең, йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүенә, шулай ук вазыйфаи затларның машина йөртүчеләрне рейска кадәр медицина тикшерүе уздыру һәм автобусларның техник торышын рейска кадәр контрольдә тоту таләпләрен үтәвенә аерым игътибар биреләчәк.