Әлмәттә янгын-коткару подразделениеләре ярышлары узды

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген, 11 августта, «Юбилейный» СС каршындагы мәйданда янгын-коткару подразделениеләренең масштаблы ярышлары узды.

Чараны ачуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.

- Әлмәт өчен мондый масштаблы республика ярышларын кабул итү зур хөрмәт. Безнең өчен бу тантаналы, хөрмәтле һәм җаваплы. Минем уйлавымча, безнең бердәм эшебез ярдәмендә без әлеге ярышларны лаеклы дәрәҗәдә үткәрә алачакбыз. Шулай ук, без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә чараны уздыруда ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез, - дип ассызыклады Айдар Каюмов.

«Юбилейный» СС каршындагы мәйданда булган әлмәтлеләр коткаручыларның күрсәткеч чыгышларын күрергә, янгын сүндерү һәм авария-коткару техникасы белән якыннан танышырга, шулай ук спорт уеннарында, конкурсларда һәм викториналарда катнашырга мөмкинлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International