Шәһәр буенча йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юып, пресслау буенча эшләр дәвам итә. Әлеге эшләр 696 торак йортта башкарылган.
Җылыту челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын алыштыру башкарылган.
Магистраль җылыту челтәрләрен техник яктан яңадан коралландыру буенча эшләр башкарыла.
Казанлыкларның төп һәм ярдәмче җиһазларында планлы ремонт эшләре алып барыла.
Әлмәт районының торак фондын һәм бюджет учреждениеләрен әзерләү буенча барлык эшләрне 2023 елның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.