Әлмәттә «Трактор» кисәтү чарасы уза

2023 елның 11 августы, җомга

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 10-20 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Трактор»профилактик чарасы үткәрелә.

Трактор йөртүчеләре һәм башка үзйөрешле механизмнар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясый торган тупас бозулар фактларын кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International