«Яшел Фитнес» проекты Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын һәм «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын үтәү максатларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта проектка Россия Федерациясенең 45 төбәге (114 шәһәр һәм торак пункт) кушылды. Татарстан Республикасы РФ территориясендә «Яшел фитнес» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм тиражлауның флагман төбәге булып тора.
2023 елның 30 июлендә 11:00 сәгатьтә «Сәламәтлек» паркында «Яшел Фитнес» проектының йога фестивале узачак.
Чара программасына керә:
- Мария Чиркова белән зарядка;
- Балалар йогасы;
- Ароматерапия. Ароматерапевтлар - Алия Булаева һәм Әлфия Хәертдинова;
- Ләйлә белән сулыш алу практикасы;
- Влад Орлов белән көч сузу;
- Психолог, психология укытучысы Ильясова Айгөл белән бию терапиясе;
- «Нур» Психологик ярдәм үзәгеннән нейро графика;
- Станислав Барков һәм Нил Тахауов белән хатха-йога;
- Лиана Михеева белән пилатес;
- Балалар зонасы һәм сабын күбекләре тамашасы;
- Партнерлардан бүләкләр уйнату.