24 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «ТОННЕЛЬ» йөртүчеләрен массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 242 шофер тикшерелгән һәм 37 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән: куркынычсызлык каешын бәйләмәгән йөртүчеләр белән - 33; пассажирлар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу - 4.