Цифрлы тигезсезлекне бетерү өчен Татарстан Республикасында 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авыл торак пунктларын югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла.
2022 елгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча исемлеккә безнең районның 3 торак пункты керде: Бута, Сабанче, Яңа Суркино авыллары, алар 2023 ел ахырына кадәр мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин ителәчәк.
Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы старт алды, нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасының 87 торак пункты билгеләнәчәк.
Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча барырга кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2023 елның 13 августына кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәр һәм район халкы үз тавышларын түбәндәге торак пунктлар өчен бирә алалар:
- Дербедень авылы,
- Ак Чишмә авылы,
- Березовка бистәсе,
- Баграж авылы,
- Мүгезле - Елга авылы,
- Кителга авылы.