25 нче мәктәптә Белем бәйрәме узды

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Бүген республика мәктәпләрендә тантаналы рәвештә Белем бәйрәме узды. Әлмәт муниципаль районында барлык уңайлыклары булдырылган мәктәптә белем алучылар быел тагын 1224 балага артты. Нәкъ менә әлеге күләмдәге укучылар өчен төзелгән яңа 25 нче мәктәп нефтьчеләрнең шәһәргә бүләге булды. Ике көн элек республикадагы инновацион мәгариф учреждениеләренең берсе булырга тиешле, Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге мәктәп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ачылган иде.

Белем бәйрәмендә укучыларны һәм укытучыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов тәбрикләде.

– Җитәкче, шул ук вакытта әти кеше буларак та мин биредә нигезле, заман таләпләренә туры килерлек белем бирәчәкләренә ышанам. Әлеге күркәм һәм изге максатларга хезмәт итүчеләргә, беренче тапкыр яңа мәктәпкә аяк баскан барлык укучыларга да уңышлар телим, - дип ассызыклап узды үзенең чыгышында башкарма комитет җитәкчесе.

25 нче мәктәпнең директоры Марат Рамазанов белем учагында һәр кеше-балалар, педагоглар, әти- әниләр бердәм һәм дус булып эшләсен иде.. Киләчәк мәктәбен бергә төзик , - дигән теләкләрен җиткерде.

Яңа мәктәптәге Белем бәйрәмендә олы кунаклар- Россия Герое, очучы-космонавт Сәлиҗан Шәрипов, очучы - космонавт , полковник Антон Шкаплеров та катнашты. Алар укучыларга изге теләкләрен җиткереп, әлеге мәктәптән , һичшиксез, очучылар чыгарга тиешлеген әйттеләр, моның өчен Татарстан нефтенең 70 еллыгы, шул исәптән Әлмәт муниципаль районының һәрбер мәктәбендә мөмкинлекләр булдырылыуын ассызыкладылар.

Тантаналы чыгышлар, бәйрәм концертыннан соң укучылар һәм әти-әниләр өчен яңа мәктәп буенча экскурсия оештырылды. Өч катлы бинада 50 дән артык фән кабинеты, мастерскойлар, ашханә, медицина блогы , хореграфия залы һәм башка заманча кабинетлар урнашкан. Агымдагы елда белем учагына сигез сыйныф беренчеләр алынган.

Фәрдия Хәсәнова , “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International