Әлмәттә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль пыялаларына закон таләпләрен бозып тонировкалау белән бәйле бозуларны кисәтү эшен дәвам итә.
Агымдагы елның 19 июлендә чираттагы оператив-профилактик чара узды. Әлмәттә әлеге хокук бозу өчен 23 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Исегезгә төшерәбез, «тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында» гы техник регламент нигезендә, машина йөртүче өчен алгы күзәтү тәэмин ителә торган пыялаларның яктылык үткәрүе 70% тан да ким булмаска тиеш. Бу күрсәткечтән тыш тонировкалау шофер урыныннан күзәтүне начарлата һәм, шуңа күрә, авария хәлләре барлыкка килү куркынычын арттыра.
Әлеге хокук бозу өчен административ штраф 500 сум тәшкил итә. Административ материалдан тыш полиция хезмәткәрләре «хокуксыз гамәлләрне туктату турында таләп» чыгаралар, аның нигезендә шофер хокук бозуны 10 тәүлек эчендә бетерә. Югыйсә, автомобиль кабат туктаганда, хокук бозучы судка китереләчәк, анда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә аңа суд карары нигезендә 4000 сумга кадәр штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный ала.
«Законсыз гамәлләрне туктату турындагы таләпне» алудан качу хокук бозуның сәбәбен урында ук бетерү мөмкин. Мондый карарны күпчелек автомобильчеләр кабул итә һәм полиция хезмәткәрләре алдында закон белән рөхсәт ителмәгән тышлыкны бетерәләр.