Сез безгә кимчелекләр һәм проблемалар турында язасыз, ә без, үз чиратында, аларны хәл итәргә тырышабыз.
Гафиатуллин урамында яшәүчеләрне "Кадетлар паркы" балалар мәйданчыгы территориясе борчый.
Мәйданчыкта балалар гына уйнамый, ә өлкәннәр дә "ял итә".
Әйләнә тирә мохитнең чисталыгы безнең һәрберебезгә бәйле
Кызганычка каршы, моны барысы да аңламый.
Чираттагы тапкыр шәһәр хезмәтләре көче белән территория җыештырыла, балалар мәйданчыгы тулысынча чүп-чардан чистартыла.
Кадерле әлмәтлеләр, әйдәгез чисталык кагыйдәләрен үтик һәм әйләнә-тирә мохиткә карата күбрәк кайгыртучанлык күрсәтик!