«Автоледи- 2023» конкурсының йомгаклары

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе базасында «Автоледи-2023» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсының шәһәр этабы узды. Ярышларда 7 автоледи катнашты.

Конкурс 3 этапта узды:

I этап Дәүләт техник тикшерүен узу.
II этап-юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан.
III этап классик тизлек маневрлары.

Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча конкурста беренче урынны Гарифова Альбина; икенче урынны Габитова Сабина; өченче урынны Шкаева Татьяна алды. «Юл йөрү кагыйдәләре белгече» номинациясендә Габитова Сабина, «Фигуралы автомобиль йөртү» номинациясендә Гарифова Альбина җиңүче булды.

Барлык катнашучыларга да «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсеннән грамоталар һәм призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International