Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге парк та Рөстәм Миннеханов игътибарыннан читтә калмады. Россиянең иң күркәм ял һәм күңел ачу үзәгендә Президент танылган нефтьчеләр аллеясын карады, кара алтын табучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан нефть сәнәгатенең беренче министры Николай Константинович Байбаков бюстына чәчәкләр куйды.
Бәйрәм чараларының кульминацион өлеше, әлбәттә инде, үзәк мәйданда булды. Татарстанда беренче тапкыр кара алтын табу чорларыннан башлап, нефть сәнәгатенең бүгенге югарылыкка, инновацион технологияләргә нигезләнгән көчле компаниягә әверелүен чагылдырган мәдәни һәм видеокомпозиция узган җиде дистә гасырны күздән кичерергә мөмкинлек бирде. Нефть белән бергә туган, 60 еллык тарихы булган Әлмәтнең үсеш темплары, казанышлары да тамашачыларга видеоролик форматында тәкъдим ителде. Бәйрәм “ Татнефть” ААҖ составына кергән, шәһәрнең социаль – икътисади тормышында мөһим роль уйнаучы оешмалар, уку йортлары,спортта һәм иҗатта төрле биеклекләргә ирешкән коллективлар парады белән дәвам итте.