Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәп ачылды
2013 елның 31 августы, шимбә
Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәпне Татарстан Президенты республикада әлегә бердәнбер иң зур һәм иң матур мәктәп дип атады. 31 августта ачылган бу белем йорты “Татнефть” компаниясенең шәһәрнең 60 еллык юбилеена бүләге булды.
70 ел элек, әле илдә дәһшәтле сугыш барган чорда, бу якларда кара алтын табыла башлый. Шул вакыттан алып нефть тармагы шәһәр үсешендә төп ярдәмче булып кала. Яңа мәктәп моның бер мисалы. “Яшьлек” микрорайонында белем учагы төзелеше “Татнефть” җәмгыятенең Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына өстәмә кертемнәре хисабына финансланган. 727,5 млн. сумга төшкән мәктәп 16 мең кв.метр мәйдан били һәм 1224 укучыга исәпләнгән. Анда 51 уку сыйныфы, хореография, актлар заллары (540 урынга) һәм 2 спорт залы, бассейн, медицина блогы, 430 урынлы ашханә бар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, биредә көндәшлеккә сәләтле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган (заманча технологияләрдән тыш әле бирегә иң көчле мөгаллимнәрне дә җыйганнар диләр).
– Бүген теге яки бу илнең потенциалын танклар, ракеталар түгел, ә кешеләр, аларның гыйлеме билгели, – диде республика җитәкчесе һәм Татарстанда гамәлгә ашырылучы программаларның моның ачык мисалы булуын әйтте: республика укучылары хәзер Россиякүләм олимпиадаларда даими югары нәтиҗәләргә ирешә.
– Безнең балалар укымышлы гына түгел, ә сәламәт тә булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпкә уен формасы комплектлары, өстәп хоккей комплексына сертификат та тапшырды.
Тантана көнне бүләкләр мулдан булды – беренче сыйныфка баручы укучыларга “Татнефть” компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов шулай ук бүләк әзерләгән: “Нефтяша” йомшак уенчыгы һәм әлеге герой катнашындагы хикәятләрдән торган китаплар, Габдулла Тукайның татарча, русча һәм инглиз телләрендәге шигырьләре, дисклар балалар күңеленә аеруча хуш килде.
Район җитәкчелеге дә җавап сүзсез калмады. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов сүзләренчә, Татарстанда әлеге мәктәпнең аналогы юк. Кыска вакыт эчендә төзелгән һәм заманча җиһазландырылган уку йорты өчен ул республика җитәкчелегенә һәм нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде. Ә мәктәпкә 100 мең сумга сертификат тапшырды.
2 сентябрьдә исә укытучылар да, укучылар да, аларны озата килгән әти-әниләр дә ачык төсләрдәге якты, иркен мәктәп бусагасын уку елының, һичшиксез, мавыктыргыч вакыйгаларга бай буласына ышаныч белән атлады.
Ләйләгөл Минаева
Руслан Бажутов фотолары
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз