Республикада «Яшьләр торак конкурсы – 2023» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Республикада «Яшьләр торак конкурсы» старт алды, аның җиңүчеләре социаль ипотеканың ташламалы шартларында һәм фатир сайлап алу һәм берничә ай эчендә яңа торакка урнашу мөмкинлеге буенча ташламалы бәядән торак сатып алу хокукына ия булалар.

24 июньдә Татарстан Республикасында Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив эшләүче һәм студент яшьләре социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эше буенча хезмәткәрләр арасында конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

Яшьләр торак конкурсы – яшьләр өчен уникаль мөмкинлек-шул исәптән никахта булмаганнар өчен дә-социаль ипотека шартларында «чиста бизәлештә» үз фатирларын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры өчен 60-70 мең сум ташламалы бәя һәм яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр кечкенә түләүләр белән ипотека түләү мөмкинлеге бар.

Конкурста кем катнаша ала:

- Яшь белгечләр;

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;

- Җәмәгать оешмалары активистлары;

- Яшьләр-Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучылар;

Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, ташламалы шартларда әле гаилә булмаган яшьләр дә катнаша һәм үз торакларын сатып ала ала.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны https://vk. com/video-71695567_456240170 сылтамасы буенча 27.06.2023 елгы #жильемолодымрт туры эфир язмасыннан карарга була («Яшьләр торак конкурсы» темасы туры эфир язмасының 1 сәгать 35 минутыннан башлап тикшерелә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International