Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Күп милләтле Әлмәт” фестивале Республика көненә бүләк
2013 елның 30 августы, җомга
Бүген – Республика көне. Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 23 ел. Әлеге вакыйга республикабыз һәм, гомумән, Россия Федерациясе үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде. Быелгы бәйрәмнең Әлмәт шәһәренә -60, Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга -70 ел тулган юбилейлар чорына туры килүе аның әһәмиятен тагын да арттыра. Республика көне район һәм шәһәребезнең үзешчән сәнгать әһелләре тарафыннан да зурлап билгеләп үтелә. 30 август көнне калабызның үзәк паркындагы чаралар “Күп милләтле Әлмәт” дип исемләнгән фестиваль белән башланып китте. Нефть башкаласының милли диаспоралар коллективлары чыгышлары дуслык бәйрәменең матур бер үрнәге булды.
Фестивальне тантаналы рәвештә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов ачты. Ул агымдагы елның истәлекле вакыйгаларга бай булуын, юбилей чаралары, Универсиада кысаларында күп төрле чаралар уздырылуын билгеләде.
– Бу безнең тарихыбыз. Район һәм шәһәребездә 60 тан артык милләт вәкилләре бердәм һәм дус булып, гореф – гадәтләрне санлап, хөрмәт итеп, уртак максатларга хезмәт итеп яшиләр. Әлеге бергәлек хезмәт нәтиҗәләрендә генә түгел, рухи һәм мәдәни тормышыбызда да чагыла. “Күп милләтле Әлмәт” фестивале шуның бер мисалы, - диде ул үзенең чыгышында. Артистларны һәм тамашачыларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Республика көне һәм юбилейлар белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Аеруча актив эшләүче диаспора җитәкчеләренә Совет һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды.
Фестивальдә Әлмәт районы һәм шәһәрендә яшәүче диаспораларның тормыш–көнкүрешләре дә чагылдырылды. Паркның сәхнә тирәсендәге буш мәйданында әрмән, әзербайҗан, үзбәк, чуваш, керәшен халыкларының кулдан эшләнгән, теккән, чиккән эшләнмәләре дә куелган иде.
Милли диаспораларның үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары барыбыз да яратып өлгергән “Халыклар дуслыгы” композициясе белән башланып китте. Милли киемнәр, милли моңнарга уралган парк сәхнәсе уртак алкышларга күмелде. Рус җырлары халык ансамбле «Русские узоры», «Виринея» фольклор ансамбле, татар керәшеннәренең халык фольклор ансамбле «Кәләем», мордва халык ансамбле «Эрзянка», чуваш халык фольклор ансамбле «Асамат», мордва халык ансамбле «Мастор Ягида», Яшьләр бистәсе, Рус Акташы, Югары Мактама, Габдрахман, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер, Миннебай һәм башка авыл клублары каршысында эшләп килүче үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары фестивальнең бизәге булды.
Халыклар дуслыгын чагылдыручы мондый чаралар үзешчән артистларның үзләренә дә бик ошый. “Бүгенге фестивальнең олы юбилейлар фонында уздырылуы без, артистлар өчен, җаваплылыкны тагын да арттыра. Бик теләп репетицияләргә йөрдек, уңышлы гына чыгыш та ясадык. Бүген менә искиткеч күңелле бәйрәм, тугандаш халыклар, коллективлар белән аралашабыз. Алардан нәрсәгәдер өйрәнәбез, чагыштырабыз. Күңелдә шатлык, илебез, шәһәребез өчен горурлык хисе,” - дип үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты «Эрзянка” ансамбленә йөрүчеләр.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз