Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә ретро – автомобильләр күргәзмәсен карады

2013 елның 30 августы, җомга
Юбилей чараларының берсе буларак, 28 август көнне Әлмәтнең Ленин мәйданында узган гасырда эшләнгән, раритет машиналар күргәзмәсе оештырылды. Биредә “Восьмая миля” картинг клубы, “Елховтранссервис” предприятиесе, Әлмәт џәм Россиянең башка шәџәрләреннән килгән коллекционерлар үз автомобильләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәгә куелган 42 автомобиль џәм 5 мотоцикл фонында фотога төшәргә, кызыксынып карарга килүчеләр өзелмәде. Алар арасында “ГАЗ –21. Волга” , “Чайка” , “ Победа”, “ГАЗ–М1”, “ЗИЛ” џәм башка модель машиналарны да очратырга мөмкин иде.

Күргәзмәнең төп оештыручылары – “ГАЗ–21” авторетроклубы. Ул 2006 елда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән ачылган, максатлары узган гасыр машиналарын саклап калу. Фәрит Хәйруллович үзе дә легендар 21 нче модель “Волга”лар белән кызыксынучы буларак, клубта алып барылган эшчәнлекне мөџим дип саный.

Машиналар күргәзмәсенең ачылу тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, РФ Теннис федерациясе Президенты Шамиль Тарпищев катнашты.
Әлмәт коллекционерлары арасында иң зур автопарк Идел Минуллинныкы. Ул 12 ретро машинага ия. Әлеге төр техника белән дүрт ел элек кызыксына башлаган. Хыялы – Әлмәттә дә ретро–машиналар клубы оештыру.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International