Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы шартлары начарлану турында кисәтү

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт миграция хезмәте» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:

«2023 елның 9-11 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнчыгыш районнарда көчле эсселек +37°көтелә».

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:

- техноген һәм табигый янгыннар, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут тарату;

- су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү;

- эссе һава торышы төрле яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә, аеруча хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә, өлкәннәргә һәм балаларга тискәре йогынты ясарга мөмкин;

- җылылык һәм кояш сугу очраклары, барлык яшь төркемнәрендәге кешеләрнең сәламәтлек торышы начарлану очраклары;

- югары температура белән бәйле рәвештә транспортта авария хәлләренең килеп чыгу ихтималы арта, тимер юл полотносы һәм автомобиль юллары деформацияләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International