Әлмәттә Әлмәт муниципаль районы Советының егерме тугызынчы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы узды

2023 елның 7 июле, җомга

6 июльдә Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә Әлмәт муниципаль районы советының уртак егерме тугызынчы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы узды. Аның эшендә район һәм шәһәр Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, хокук саклау органнары, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, шәһәр активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Уртак сессиянең көн тәртибенә 16 проект кертелде.

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына район бюджеты үзгәрешләренә, шулай ук район һәм шәһәрнең бюджет процессы турындагы нигезләмәләрдәге үзгәрешләргә кагылышлы көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буенча ӘМР Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина доклад ясады.

- Федераль дәрәҗәдә Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә, бу үз чиратында җирле дәрәҗәдә шәһәр һәм районның бюджет сәясәте нигезләрен билгеләүче карарны вакытында актуальләштерүне таләп итә, - дип ассызыклады район башлыгы, кертелгән үзгәрешләрне билгеләп.

Кама-Исмәгыйль авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча һәм башка җир мәсьәләләре буенча ӘМРның җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе Ильвира Пузырева чыгыш ясады.

Чираттагы сессиядә шулай ук муниципаль контроль турындагы нигезләмәләргә, шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр каралды.

Сессия күренекле әлмәтлеләрне дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International