Әлмәт дәүләт автоинспекциясе «Каршы полоса» профилактик чарасын үткәрәчәк

2023 елның 30 июне, җомга

Әлмәттә 30 июньнән 9 июльгә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак, аның максаты-юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны, каршы полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү.

Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу шәһәр читендәге автомобиль юлларында фаҗигале нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәбе булып тора. Каршы хәрәкәт полосасына чыгу торак пунктлардан тыш аеруча куркыныч тудыра, анда тизлек режимы югарырак һәм автомобильләр бәрелешү нәтиҗәләре авыррак. Мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә, кагыйдә буларак, хокук бозучылар гына түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрә.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 статьясының 4 өлеше нигезендә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу 5000 сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан ярты елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Бу хокук бозуны кабат эшләү бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

Хөрмәтле шоферлар! Онытмагыз, сезнең юл исинлеге - юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International