Әлмәт коллекциясе Петербургның тарихи үзәгендә куелган

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Шереметьево музыка сарае - музеенда «Төрек музыка кораллары» күргәзмәсе үз ишекләрен ачты. Дөньякүләм аналоглары булмаган уникаль коллекцияне Невадагы шәһәргә «Татнефть» хәйрия фонды алып килә.

Күргәзмәнең үзенчәлеге булып аның интерактивлыгы тора Санкт – Петербург халкы һәм кунаклары гадәти булмаган экспонатларны карап кына калмый, ә тәкъдим ителгән музыкаль инструментларда уйнауның төп күнекмәләрен дә үзләштерә ала. Экспозициянең тагын бер үзенчәлеге булып X гасырның Идел буе тирмәсе репликасы тора, анда күчмә халык көнкүреше артефактлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне ачуда «Кадим Алмет» этномузыкаль коллективы чыгыш ясады. Сарайның Ак залында Әлмәт ансамбле Идел буе Болгары тарихының бәетләреннән, легендаларыннан һәм риваятьләреннән торган аутентик музыкаль программаны башкарды. Шул ук вакытта музыкантлар күргәзмәнең үз инструментларын гына кулланганнар.

Кичә тематик фуршет белән тәмамланды, анда кунаклар традицион татар ашларын бәяли алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International