Әлмәт районында авыл ФАПларын ремонтлау эшләре тәмамланды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел чылбырын модернизацияләү программасын һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Илтень-Бута, Кичуй, Дербеден, Березовка авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын өлешчә ремонтлау эшләре тәмамланды.

Авыл халкы хәзер сыйфатлы медицина ярдәме ала алачак, шул исәптән профилактик чаралар, өлкәннәр диспансеризациясен уңайлы шартларда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International