8 июньдә Социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар профессионализмнан тыш, кыйммәтле кешелек сыйфатларына ия булганнар - сабырлык, игелек, шәфкатьлелек.
Әлмәт районында үз гомерләрен хезмәткә һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган өч йөздән артык кеше эшли. Аларның карамагындагылар арасында ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, шулай ук күп балалы һәм тулы булмаган, мохтаҗ гаиләләр бар.
Бүген яшьләр үзәгендә социаль өлкә хезмәткәрләренә багышланган тантаналы чара узды.
Район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре белән аларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов мөрәҗәгать итте.
Ул өлкә хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләде һәм аларның чиксез сабырлык һәм зур йөрәкле кешеләр булуын ассызыклады.
- Сезнең хезмәткә карашыгыз безнең мохтаҗ категория гражданнарга карата хисләрнең тирәнлеген ача. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән алар тулы тормыш алып бара һәм җәмгыятьтә үзләрен күпкә яхшырак хис итә ала.Социаль өлкә аша күп санлы гражданнарга ярдәм чаралары бирелә. Көндәлек эшчәнлек нәтиҗәсендә район республикада гына да, федераль дәрәҗәдә дә яхшы позициядә тора, - дип билгеләп үтте ул.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шулай ук АМР Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятуновадан котлаулар кабул иттеләр.
- Сезгә чын күңелдән югары оешканлыгыгыз, эшкә тугрылыгыгыз, хезмәт эшен алдынгы технологияләр мөмкинлекләренә туры китереп төзергә тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Күңел җылысы һәм көндәлек эшчәнлегегездә күрсәткән чиксез сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим, - диде Роза Афлятунова.
Залда катнашучыларны котлау һәм рәхмәт сүзләрен АМР социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин җиткерде.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен иң яхшы хезмәткәрләр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, АМР Советы һәм башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү Әлмәт эстрадасы йолдызлары булган вокал һәм хореография коллективларының бәйрәм концерты белән чиратлашып барды.